«Исәнмесез», - дип башлыйм сүзем,

Танышулар шуннан башлана.

«Исәнмесез», диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңелем шатлана.

Мин Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарипова Сания Кашфулла кызы булам.

Максатым үземне күрсәтергә, алга - өскә таба үрмәләргә түгел, яшьләргә урын бирергә, уй-фикерләрем белән уртаклашырга. Карап утыручыларның Сәгыйт Рәмиевләр кебек үк булмаса да йокыларын ачарга; безгә, безнең балаларыбызга нинди педагоглар кирәк, шуны таләп итәбез дигәнрәк фикер уятырга дигән план белән килдем.

Шунлыктан сүзем һәм телем белән дә җиңәм диеп уйлап, чыгышымда әллә нинди яңа ясалмалыклар алырга тырышмадым. Чөнки

Сөйдергән дә шул,

Биздергән дә шул.

Иң татлы да тел,.

Иң ачы да тел.

Кеше алдында мине иң гарьләндергәне — тел укытучысы буларак, чит телләр белмәвем. Дөресен генә әйткәндә, бөтен нечкәлекләре белән үз телемне беләмме икән? Узган гасырда яшәгән, тел белгече булмаган Гаяз Исхакый, Шакир Рәмиев, Ризаэтдин Фәхретдин, Дәрдемәнд кебек мәгърифәтчеләрдән ак көнләшү белән түгел, чын мәгънәсендә көнләшәм. Белемне — телне күтәреп йөрисе түгел. Коръән аятьларында Кытайга барып белем ал дигән сүрә бар. Шулай да мин заманга иярергә тырышам: компьютер сатып алдым, эзләнүләр юлындамын.

Бәләкәй чакта артист булырга хыяллана торган идем. Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирмәгән. Кызганычка каршы, җырлый да бии дә белмим. Моңым юк минем, колагыма аю баскан. Аның каравы, аллаһы тәгалә татар хатын - кызларына хас сабырлык, түземлек биргән, моның өчен мин аңа зур рәхмәтлемен.

Безнең Бүздәк яклары талантларга бик бай. Районыбыз абруен мул уңышлы иген басулары, киң күңелле илгәзәк халкы белән бергә рухи байлык өләшүчеләр, шушы җирдә туып үскән бүгенге көндә зур галимнәр Мидхәт Гайнуллин, Мавлютов,Ринат Смаков күренекле язучылар Фәрит Габдрахим, Альберт Котыев, Факиһә Тугызбаева, Хәким Гыйләҗев, Гали Гатауллин, Фәния һәм Асия Чанышевалар; артистлар Рушад Мөдәрисов, Зөһрә Смакова, Хөсәен Кудашев, Зәйтүнә Насретдинова, Зәкия Арсланова, рәссамнәр Вагыйз Шәйхетдиновлар кебек талантларыбыз да күтәрә.

Бала чагымда мин дөньядагы барлык балалар кебек әкиятләр тыңларга ярата идем. Карт инәем бер кичтә генә сөйләп бетерә алмаган әкиятне тыңлау өчен, икенче кич җиткәнне түземсезлек белән көтеп ала идем. Билгеле, әкият тыңларга кергән күрше — күлән кич утырырга кул эше тотып керә: колак тыңлаганда, куллар йон тетә, бәйли бәйли, чигү чигә. Монда бәет әйтүчеләр дә җырчылар да була,бала-чага да кемнең нинди һөнәре бар шуны күрсәтә. Бар да игътибар үзәгендә.

Китаплар белән мавыга башлау, укырга кергәнче үк туган иде. «Бөтерчек» дигән әкиятне укып, күпләрне шак катырган идем. Каран мәктәбенендә укыган елларда мин китапларны су урынына эчтем. Авыл китапханәсендә дә, мәктәпнекендә дә мин укымаган китап калмады.

Кич утыручыларга китап сүзенең ныгырак тәэсир итүен,уйландыруын тиз сизеп алдым. Үзем укыган китапның эчтәлеген сөйләгәндә, үземнең дә китап язу теләге уянды. Тизрәк үсәсе, белемле буласы килә иде. Язган әйберләрем район газетасында, балалар басмаларында дөнья күрде. Басылып чыккан нәрсәләр өчен гонарар килеп тора. Бәхеткә, беренче иҗат җимешләрем район газетасы редакторы Әнис абый Исаргаков (хәзер мәрхүм инде) кебек киң күңелле, изге теләкле кеше игътибарына лаек булды. Ул минем кулъязмаларны укып, иҗат эшенә үзенең фатихасын бирде. Беренче шигырьләремне укыганнан соң, аталарча шатланып, алтын тапкандай куанып:

- БДУга барасың, укырга керәсең, - дип, юллама (ходатайство) язып бирде.

Ә мин бәләкәйдән үк күп нәрсәләр белән кызыксына, мөмкин тиклем күбрәк белергә, күбрәк җирләрне күрергә тырыша торган идем. Үскәч тә бу теләк сүрелмәде. Шуңа үзем теләп армиягә киттем. Монда да бик күп китаплар укыдым, хыял диңгезендә йөздем.

Ике елдан акыл утыртып, авылга әйләнеп кайттым. Читтән торып БДУга укырга кердем. Анда Сәгыйдулла Хафизов, Камил Дәүләтшин, Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмәтуллин,Үзбәк Гыймадиев кебек танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңладым, тирән белем алдым. Әкренләп белемне энҗе бөртегедәй берәмләп җыеп, тәҗрибә туплау, иҗат казанында кайнау күз алдында яңа офыклар ачты. Шунда иҗат эшендә күп язуга караганда, үз алымыңны һәм үз тавышыңны табып, әйбәт әсәр тудыру мөһимрәк икәнен аңладым. Иң гаҗәпләндергәне карт инәем сөйләгән әкият- кыйссалар борынгы әдәбиятыбыз җәүһәрләре икән бит.

Буш вакытта кәгазь кыштырдатам,каләм тиберәтәм. Язган әйберләремне авылдашларым көтеп алалар, минем фамилия күренмәсә, юксына башлыйлар, күрәсең, ошаталардыр.

Сезнең игътибарга «Бүздәк яңалыкларында» газетасында басылган бер мәкаләм белән таныштырам. Ул минем турыда тулыландырыр.

ГОМЕР ЗАЯ ҮТМӘГӘН

Таң алды, тышта караңгы.Аяк атлагнда, кар шыгырдаган сыман, җил дә сызгыра бугай. Торасы килмичә, җылы өйдә юрган астында уйларым белән сөйләшеп ятам. Ишек шакыйлар. Тормыйча, коры гына дәшәм:

- Кем анда, таң тумас борын вакытлы-вакытсыз йөри?

- Бу мин синең илле яшең.

- Илле яшь? Минем яшь булып каласым килә. Мин сине чакырмадым, ник килдең?

- Чакырмасалар да киләм мин шулай. Килдем, керәм. Киләсемне күптән хәбәр иттем. - Хәтерләмим.

- Хәтерләмисең? Менә шул склерозны да мин бүләк иттем. Чәчләреңә чал йөгерттем, күзлегең дә миннән бүләк, битеңдәге җыерчыкларны да мин сыздым...

- Җитте, җитте, тукта...Уз, әйдә, кунак булырсың...

Ул кергәч, өйне бизәдем: өстәлемә ашъяулык җәйдем, милли ризыклар куйдым, стенага сөлге элдем, паласлар җәйдем.

Кунагым белән ярты гасыр ящәү дәверендә ирешкән иҗади уңышларга, гайләдә һәм тормышта тоткан урыныма йомгак ясадык.

Тормышымда ирешкәннәрем дә аз түгел икән. Каршымда быел районыбыз хакимиятенең мәгариф идарәсе тарафыннан бирелгән ике Мактау грамотасы ята. Аларның берсе татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасына призер әзерләгән, икенчесе Башкортсанның үз ирке белән Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышланган класс сәгате өчен бирелгән. Өч ел рәттән укучыларым белән республикада үткәрелгән иншалар конкурсында катнашып, призлы урынга лаек булып, истәлекле бүләкләрне һәм Мактау грамотасын мәгариф министрының үз кулыннан алып кайттык.

Мин көчле эрудицияле, үз фәннәрен яхшы белгән, эшләрен яраткан, шатлык һәм кайгыларнны чын йөрәктән уртаклаша белгән коллективта эшлим. Таң аткач, сөенә-сөенә эшкә барам, эштән соң шатлана-шатлана, өйгә ашыгам. Анда мине тормышымдагы ныклы таянычым Тәлгатем көтә. Бергәләп тәрияләп үстергән улларыбыз Марс һәм Венер тормышта үз урыннарын таптылар, абруйлы урыннарда эшлиләр. Быел оныкабыз Даниэлла якты дөньяга аваз салды, тәпи китәргә җыена. Бәхетнең олысы - шулдыр. Бәхетемне түп-түгәрәк, дия алмасам да (кызыбыз Алия күзләрен мәңгегә йомды), Биш дистә еллык гомерем үреннән артка борылып карап, шуны ныклы әйтә алам: гомерем зая үтмәгән...

Шулай тәмамладык без гәпләшүне.

Без эшебезне яшь көйгә башладык. Безнең чор кешеләре унынчы класстан соң, укырга керә алмаганнар райкомнарга инструктор, кибетләргә сатучы, басуларга тракторист, фермаларга савымчы булып эшкә киттеләр. Мин дә шулар исәбен тулыландырып, мәктәпкә укытырга килдем. Тормыш куйган киртәләрне яшьлегебез белән җимердек. Бүген кулында ике дипломы булган яшьләрдә дә бер тамагын туйдырырлык эш юк. Моңа мин бик борчылып матбугат битләрендә чыгыш ясадым. Быелгы 2009 нчы ел Башкортстан Республикасы Президенты Указы белән Яшьләр башлангычларын яклау һәм үстерү елы дип игълан ителүен хуплыйм. Президентыбыз Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов, күрүебезчә, бүген дә күп кенә егетләргә биргесез көчле инергияле зур тормыш мәктәбе үткән тәҗрибәле җитәкче.

Мәктәп - изге урын. Элек тә шулай булган Хәзер дә... Туган төбәгенең, авылының, районының киләчәге турында уйлый белгән кеше, һичшиксез мәктәпкә, балалар бакчасына бик игътибарлы булырга, алар хакында ихлас күңелдән кайгыртырга тиеш. Киләчәк буын шунда тәрбияләнә. Нинди буын үсәр? Без кем кулына калырбыз? Безнең хакта кем кайгыртыр? Шул хакта онытырга ярамый. Укытучылар район интеллигенциясенең иң көчле һәм иң күп санлы вәкилләре. Халык арасында аларның сүзе бик үтемле. Балалар аркылы да алар ата-аналарга зур йогынты ясый, үз фикерләрен үткәрә алалар. Педагоглар шәхес тәрбияләүдә зур роль уйныйлар, милләтпәрвәрләрне үстерүдә аларга зур вазифалар йөкләнә. Укытучыны мин күркәм сыйфатлар иясе, үз эшенә бирелгән шәхес дип күзаллыйм. Тик шунсы кызганыч, безнең арада көчле затлар чәкчәк бизәгедәй бик әз. Моның шулай булуы бигрәк тә патриотик тәрбияне аксата. Әлбәттә, һәр кеше үзенең киләчәген мәктәп белән бәйләгәндә нинди катлаулы һәм четерекле юлга басуны аңлап атлый, баланы кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче дә ул. Укытучы галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул- идеал, үрнәк кеше дә.

Мин ышанам: минем укучыларым тормышта үз урыннарын табарлар, туып-үскән җирнең кадерен белерләр һәм Туган илебезгә, халкыбызга изге эшләр генә эшләрләр.

Галәм кояшы белән якты, ә кеше белеме белән күркәм, көчле була. Юлларыгызда белемгә сусаган, иксез-чиксез белем дәрьясын кичеп чыгарга әзер торган укучылар очрасын, сезне шатландысын иде.

 

Укытучы, кешегә җылы бирүче кояш бул,

кеше хисләрен үстерү

 өчен уңдырышлы туфрак бул!

          Минем максатым: үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү. Баланың үсеп буйга җитүе, тормышның яңара баруы бары тик мәктәптә яки гаиләдә генә булырга тиеш түгел, балада шәхес тәрбияләргә телибез икән, ул чагында баланың бөтен даирәсе балада шәхес тәрбияләүгә юнәлеш бирүче барлык кешеләр дә максатка юнәлтелгән тәрбия бирү мохитен тәшкил итәргә тиешләр. Мәктәп елларында баланы хәзерге заманның культуралы кешесе дәрәҗәсендә тормыш корырлык итеп тәрбияләү өчен класс җитәкчесе эшчәнлеге ничек оештырылырга тиеш соң?

Минем тәрбия фәлсәфәм

           Тәрбия процессының әһәмияте – укучы белән бергәләп тормышның законнары һәм нормаларын, аның матди һәм рухи кыйммәтләрен эзләү; баланың шәхси кызыксынуларын һәм максатларын, мөмкинлекләрен һәм аның кешелек горурлыгын саклауга, укуда теләгән нәтиҗәләргә ирешүгә, үз-үзен тәрбияләүгә, аралашуга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга комачаулаучы каршылыкларны җиңү юлларын ачыклау; балага кеше тормышының культура дәрәҗәсендә үзенә тиешле юл сайларга юнәлеш бирү.

         Җәмгыятьтә бара торган үзгәртүләр хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белемен үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя.

                 Минем тәрбивазифаларымя 

         Төп вазифам - укучының физик һәм психик сәламәтлеге, аның укуда уңышларга ирешүе, үсеш юнәлешен билгеләү һәм тормышта үз юлын табу  белән бәйле шәхси проблемаларын чишүдә аңа педагогик ярдәм күрсәтү.

Минем өчен тәрбия эшендә осталыкка китерүче дүрт чыганак –балаларны тәрбияләгәндә катгый таләптән чыгып эш итү түгел, бала шәхесенә шәфкатьле мөнәсәбәттә булу; 

минем тәрбияләү методикам, балалар белән турыдан-туры көндәлек аралашуым бала шәхесенә шәфкатьле мөнәсәбәттә булу фикеремә никадәр якынрак торса, эшчәнлегем дә шулкадәр уңышлырак  булачак;

педагогик эштә үзеңне гади, гадәти тота алу, әмма балаларны сөендерүче, кайгыртучы, алар күңелендә үз-үзләренә ышаныч, өмет чаткылары кабыза алучы, малайлар белән кызлар өчен кирәкле, якын кеше була белү.

Минем  педагогик кредом

Укытучы!

            Сак бул!

            Ялгыша күрмә!

           Балага зарар китермә!

            Укучының ышанычы бул!

           Үзеңне балаларга бүләк ит!

           Нәрсәгә омтылганыңны бел!

           Бертуктамый баладагы күңел байлыгын эзлә!

           Баладан могҗиза көткәндә сабыр бул, шул

           могҗизаны очратырга әзер тор!

Теләгем - уртак максатлар, уртак бурычлар, уртак эшчәнлек белән берләшкән, тотрыклы бәйләнешләр белән ныгытылган кечкенә коллектив тормышын җайга салуны оештыру.


 

Башкортстандагы татар укытучылары тәҗрибә уртаклашты  

Башкортстанның Бүздәк районындагы Каран исемле татар авылы урта мәктәбендә район татар укытучыларыныңтүгәрәк өстәлсөйләшүе булып үтте. Анда районнның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Әлеге фикер алышу өчен, Каран урта мәктәбенең сайлануы очраклы түгел. Нәкъ менә шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Шәрипова, мөгаллимлек эшчәнлегендәге зур уңышлары өчен, Россия президентының 100 мең сумлык грантына лаек булган иде. Сания Кәшфулла кызы Шәрипова үз эшенең чын остасы. Укучыларда татар теле һәм әдәбиятына зур кызыксыну уяту өчен, бар тырышлыгын сала һәм заманча эш алымнарын файдалана ул. “Әдәбият дәресендә уку тизлеген яхшыртуга зур игътибар бирәм, - ди Сания ханым. - Әсәрдән өзекләр укытып, эчтәлеген сөйләтәм. Тема үтә башлаганчы, авыл хәбәрчеләрен барлау да телне үстерүгә уңай йогынты ясый. Лексик диктантныбашкачарак үткәрәм. Гомумән, һәр сыйныф аерым караш таләп итә. Тел байлыгына ия булганнар грамматиканыда яхшы үзләштерә,әдәби әПродолжение »

© sharipova55

Создать бесплатный сайт с uCoz