ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ

Дәрес.

Ринат Мөхәмәдиевның “Кош булып очар идем...” романында туган як һәм аның кешеләре.

Максат.

      1. Укучыларны язучы Р.Мөхәмәдиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

 2. Иҗади фикерләү сәләтен тикшерү.

3. Үзебез яшәгән якка, туган телгә, халкыбызга,  әниләргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.   

Җиһазлау.

Р. Мөхәмәдиевның портреты, аның китаплары күргәзмәсе, очучы Рафаэль Смаковның портреты, Лена Смакованың “Я ждать тебя буду. Лети” дигән китабы, андагы фотографияләрнең ксерокопияләре, Яңа Актау авылы пейзажы төшерелгән фотографияләр.

1. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру.Бу әсәр 29 яшендә хәрби задание үтәгән чакта батырларча һәлак булган очучы – истребитель Рафаэль Миргалим улы Смаковның якты истәлегенә багышлап язылган. Бүген без сезнең белән Ринат Мөхәмәдиевнең “Кош булып очар идем...” романы буенча әнгәмә үткәрәбез.

2. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.-  язучының тормыш юлын искә төшерегез;-  нинди әсәрләрен беләсез?-  аның нинди бүләкләре бар? (Укучыларның җавапларын тыңлау һәм тулыландыру).Ринат Мөхәмәдиев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Төркиянең халыкара әдәби бүләге иясе. Азия – Африка илләренең халыкара “Лотос”, М.А. Шолохов исемендәге халыкара, Андрей Платонов исемендәге әдәби премияләр лауреаты.“Кенәри – читлек кошы”, “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә”, “Алланың кашка тәкәсе” исемендәге романнар, “Беренче умырзая”, “Ак кыялар турында хыял”, “Истәлек өчен Гыйлемханга” кебек повестьлар, күп кенә хикәяләр авторы. Мәскәүдә яши.

3. Әсәр буенча аңгәмә.“Кош булып очар идем...” романы безнең Бүздәк районы Каран авыл советы биләмәсенә караган, шушы көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләгән Яңа Актау авылы табигате, аның кешеләре, аларның язмышы турында сөйләнелә. Романның төп үзенчәлеген әйтегез.

 Пейзаж бирелгән урыннарны табып укырга. (28 нче бүлек).

 Идәш елгасына ни өчен шундый исем бирелгән? (этимологиясе, микротопонимика).

 Төп герой Рафаэль Смаков турында сөйләргә. (Бала чагы, үсмер еллары, дуслары, туганнары).

 Смаков фамилиясе кайдан килеп чыккан?

 Нәрсә ул хыял? Гадәттә кешеләр нәрсә турында хыяллана? “Ак кыялар турында хыял” повестендә Микәй нәрсә турында хыялланды? Ул хыялына ирештеме? Ни өчен? Рафаэль кайчан очучы булу турында хыяллана башлый? Кайчан ул беренче тапкыр аэроплан күрә? Рафаэльнең нинди хыяллары була? Хыял белән теләк бер үк нәрсәме?

4. Идея – тематик анализ.

 Мин очучы булырга хыялланган идем Хыяллан, курсант. Хыялланудан тыймыйбыз.

 Хәрби очучы буларак мин күбрәк файда китерер идем.

 Сугыш вакытында “хыял” һәм “теләк” төшенчәләре юк. “Ватан өчен кирәк” дигән генә сүз бар.

 “Хыял”, “максат” сүзләрен ничек аңлыйсыз, алар арасында аерма бармы? Шушы сорауга җавап тапсак, без романның идеясен ачарбыз. Һәркемнең үз алдына куйган максаты була, кеше шул максатка тормыш куйган киртәләрне җимереп буласа да ирешергә тиеш. Шул чакта ул бәхетле була.

5. Текст белән эш.

 Максатына ирешү өчен Рафаэль нәрсәләр эшли? (75 нче бит). Самолетка карашы. “авиациягә хезмәт итәргә телим”. Заявление (77 нче бит).1949 нчы ел. Рафаэльнең солдат хезмәте тәмамланды.Аның биш ел авылда булганы юк. Бик сагынган ул туып – үскән якларын. Әмма очучы булам дип, очучы булырга хыялланып әйткән сүзләрен дә онытмаганнардыр әле. Шул хыялын тормышка ашырмый торып ничек кайтып керә ул туган авылына, егет горурлыгы рөхсәт итми иде.Солдат киеменнән, солдат биштәре аскан көйгә туп – турыдан Воронеж өлкәсенә, биш елга кичегеп булса да, хәрби очучылар әзерли торган уку йортына керү бәхетенә ирешә. (Бәхет һәм хыял турында 79 нчы бит буенча әңгәмәләшү).

 Бәхет – ул гаиләдән уңу. Бәхет ул – мәхәббәт. Рафаэльнең мәхәббәт өлкәсендәге хыяллары, максаты. Шушы күренешне бирүдә Р. Мөхәмәдиевнең эпистоляр жанрдан файдалануы. Хатларның уйдырма булмаганына Рафаэльнең хатыны Лена Смакованың “Я ждать буду. Лети.” китабыннан мисаллар китерү.

 Очучының әти - әнисенә, (Миргалим Масалимович, Хафаса Нурлыгаяновна), туганнары Рим, Ринат, Тамара, Нур, Әсма апасының Рафаэльгә булган мәхәббәте сүрәтләнгән урыннарны табып укырга.

 Романда фольклорның, аеруча җыр тоткан урынны билгеләү. Ул әсәрнең башыннан азагына кадәр озата бара. Язучы берничә мәртәбә җырның ертыгы юк дигән фикерне кабатлый.

 Р. Рафаэльгә тагы бер характер үзенчәлеге хас. Ул чыннап торып романтик. Моны исбатлагыз. (Күк турында хыяллануы, туган ягына, сөйгәненә багышлап шигырьләр язуы, Бобровкада яшәгәндә бакчалар үстерүе, биш баласы булуы турында хыяллануы, Ленаны чын мәгънәсендә күтәреп кенә йөртүе, һ.б. фикерләр әйтелә). Хәтта аның җаны да романтикларныкы сыман чыга: самолет кыр өстенә төшеп шартлагач та, көчле гөрселдәү авазы һәм ут ялкын эченнән ниндидер гаҗәеп бер кош уктай атылып чыккан һәм күз ачып йомган арада бик тә югары күтәрелеп, канатларын җилпи – җилпи, каядыр еракка, көньякка – кыйбла тарафларына очып киткән диләр...

Йомгаклау. 

Язучы Ринат Мөхәмәдиев укучыларга катлаулы тарихи вакыйгаларга багышланган романнары, заманыбызның аеруча четерекле проблемаларын күтәргән повестьлар һәм нечкә лирик хисләр белән өртелгән дистәләгән хикәяләре белән яхшы таныш. “Кош булып очар идем...” дип исемләнгән яңа романын исә ул соңгы елларда бөтенләй онытылып барган тема – туган илгә бирелгәнлек, ягъни патриотизм хисен, чын мәхәббәтне олылауга багышлый. Бу әсәр документаль вакыйгалар һәм конкрет язмышларны тасвирлап язылган.

Өй эше.

Романны тагы бер карап чыгарга. Эзоп телен табарга. Кем ул мыеклы? Бер гаепсезләрнең бер мәгънәсезгә бу тормыштан китүләренә кем гаепле соравына җавап эзләргә.



             ТЕМА.

Халкымның  күңел  байлыгы .   Г. Бәшировның  ''Туган җирем -яшел  бишек''әсәрен йомгаклау

              МАКСАТ:

1.повесть буенча  өйрәнгәннәрне йомгаклау;

2.сөйләм телен үстерү ,сүз  байлыгын арттыру ;

3.туган ягыбызда яшәп килгән  гореф-гадәт ,йолаларга хөрмәт ;туган як                              табигатенә  мәхәббәт  , сакчыл  караш ;    аның кешеләре  белән горурлану хисләре тәрбияләү.

                ҖИҺАЗЛАУ  .

Г.Бәшировның портреты;Туган як күренешләре;халкыбызның күңел                                                                                              

                                   бизәкләре төшерелгән рәсемнәр ;аңлатмалы сүзлек .

     Дәрес барышы.

  1.СЫЙНЫФ БЕЛӘН  ӘҢГӘМӘ.

 - Укучылар!Сез ничек уйлыйсыз , кеше туганда ук җирнең патриоты булып туамы?    (Юк,бәләкәй генә    бала)              

  -  Ә кем соң ул туган җирнең  чын гражданины  , патриоты? (Туган    ягын  ихлас  яраткан , аңа файда китергән;байлыгын арттырган  ,саклаган  ;   туган җирен данлаган ,тарихын белгән  һәм  традицияләргә тугры булган  кеше чын  патриот  һәм  гражданин була ала )

   - Туганда ук  кеше шушы сыйфатларга ия буламы?

  -  Бу сыйфатлар   безгә каян килә ?

- Әйе ,укучылар , кеше   кечкенә   генә  бала булып туа.   Ә туган иленең чын  гражданины, туган ягының патриоты булу  өчен   кирәк  сыйфатлар бала үсә барган саен,кеше булып җиткәнче тәрбияләнә.

- Сез үзегезне туган якның  патриоты   дип  әйтә  аласызмы?

- Светлана Гыйләзева  сезнең мәктәпнең, авылның, районның горурлыгы  түгелмени?Димәк, патриот булыр өчен сугышка бару гына  кирәкми. Сез яшьләр нинди булырга тиеш?

- Шундый яшьләрнең тормышы  республика   хөкүмәте  җитәкчеләреләре тарафыннан яклау таба да инде. Менә шуны күздә тотып, 2009нчы ел  Башкорстан   Республикасы Президенты Указы белән Яшьләр  башлангычларын    яклау һәм үстерү   елы дип игълан ителде. (Дәфтәргә язып куялар)

- Димәк,  сезнең алда киләчәккә бөтен ишекләр  дә ачык.  Төрле ярышларда, конкрусларда катнашыгыз, үзегез  кызыклы  чаралар уйлап табыгыз.

Шулай итеп, дәреснең темасы- «Туган ягым-  минем бишегем»

УКУ  МӘСЬӘЛӘСЕН   ЧИШҮ.

- Укучылар, кешенең туган   җире кайдан башлана?(Туган өеннән, тәпи киткән җиреннән)

- Туган як, туган  җир, Ватан дибез.  Беренче карашка, алар гади сүзләр.Ә кайчан  соң кешедә  туган якны сагыну хисе туа?

-Сезнең бу хисне кичергәнегез бармы?

-Күзегезне йомыгыз да  туган ягыбызны күз алдыгызга китерегез:нәрсәләр күрәсез?

-Беренче карашка бик гади әйберләр күз алдына килә.Ә нигә соң кеше балалар үстереп,гомер буе чит илләрдә яшәп барыбер дә туган иленә тартыла?

-Г.Бәширов туган ягының   кай якларын сагына? Беренче чиратта нәрсәне күз алдына китерә?

-Әйе,Г.Бәшировның «Туган ягым- яшел бишек» әсәрендә тарихи вакыйгалар,туган як табигате, аның күркәмлеге белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнә.Халкыбызның хезмәт сөючән эчкерсез,дустанә мөнәсәбәтләре,гореф-гадәтләргә тугырылыклыгы   да тасвирланган.Әсәрдә бабаларыбызның атка хөрмәте, орлык чыгару, чәчү,сабан туе, аулак өйләр, өмәләр  уздыру күренешләре дә  киң яктыртыла.

-Тормыш,авылдагы хезмәт табигать кануннарына көйләнгән. Табигать кешеләрнең кәефе белән идарә итә. Табигать белән кешене аерып карап булмый, чөнки алар бербөтен.

ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ.

1.Кошлар  каршылауның да үз йоласы.(142нче  бит.2нче абзац)

2.Сабан туе- татар халкының иң гүзәл  милли бәйрәме. Ул язгы  кыр  эшләре  тәмамлангач уздырыла.Авыл халкы аңа кар эри башлагач ук әзерләнә   башлый.(144нче бит 4нче абзац,145нче бит1,2,3нче абзацлар)

3.Орлык чыгару күренеше әсәрдә ничек чагыла?Табып укырга яки сөйләргә.(150нче бит.3,4,5нче абзацлар)

4.Повестьта авылга кунак кызлары килү һәм кунакка йөрүнең үз тәртипләре булуы турында сөйләнелә. Теләсә кайчан кунакка йөрү әдәпсезлек, тәрбиясезлек, кешеләрне эштән бүлү,үзең дә эшсез йөрү булыр иде. Кунак кыз үз вакытын, үз кадерен белеп кенә килә,шуңа күрә ул кадерле. Кунак кыз килгәч, аны өйдән өйгә кунакка, каз өмәсенә, аулак өйгә йөртәләр.

-Г.Бәширов,  кунак кызы килгәч, үткәрелгән нинди йолалар турында яза? Каз өмәсен ничек үткәрәләр? Аулак өйдә нәрсәләр эшлиләр?

       ЙОМГАКЛАУ.

      Укучылар,сез тагы нинди йолалар беләсез? Г.Бәширов  повестенда сурәтләнгән гореф-гадәтләрнең кайсылары сакланган?Рәсемнәре күрсәтелә. (Көтү куу йоласы.  Нәүрүз йоласы. Мендәрле  кунак. Нардуганым   котлы булсын. Сөлге сугам аклыкка.  Карга  боткасы. Аулак өй Сугым бәйрәме. Ураза  бәйрәме. Корбан бәйрәме.һ.б.)

      Укучылар,сез  ничек уйлыйсыз, ни өчен без үзебезнең халкыбызның йолаларын белергә тиешбез?Алар нәрсәгә өйрәтә?

      Экранда  бишектә  бала, кояш  рәсеме. Рәсем буенча фикер алышу.Патриотизм бишектән  башлана.

1.Бишек- туган җир символы.

2.Бишек- туган җиребез безне  тәрбияләп үстерә,тәрбияли,шуңа безгә әти-әниебез  кебек   якын.

3.Бишектәге  балалар- без;безгә анда рәхәт, җылы,җиребез тыныч, күгебез кояшлы;без туган  җир җылысын  тоеп үсәбез,яшибез;  туган җиремнең  гражданины булу белән горурланам.һ.б.

-Бишек сүзенә синонимнар табыгыз.(Оя,нигез)

-Бишекне күз алдына китерик: колагыгызга берәр нәрсә ишетелмиме?(Бишек  җыры)

-Әйе,укучылар,бишек җырсыз булмый.  «Туган ягым- минем  бишегем» Ничек уйлыйсыз соң, туган якның бишек җырлары  нәрсәләр икән?(Җил искән тавыш,  агачлар шаулавы, челтер-челтер чишмә агышы, буран, яңгыр,техника гүләве, кошлар  сайравы һ.б.)

-Мин сезнең белән  килешәм, укучылар.Без,үзебез дә сизмәстән, шушы тавышлар-җырлар  астында   тибрәлеп үсәбез, буй җитәбез,туган илебезнең   лаеклы  гражданнары   булып җитлегәбез.

РЕФЛЕКСИЯ.

   Укучылар, дәресебез  азакка табан якынлаша. Димәк, без нәрсә  турында сөйләштек?

1.Туган җир кайдан башлана?

2.Туган илнең чын гражданины,патриоты  нинди булырга  тиеш?

3.Туган ягыбызның  үткәне,тарихы,гореф-гадәтләрен белү ни өчен кирәк?

4.Ни өчен бишек туган  җир символы ул?

БӘЯЛӘҮ  ЭТАБЫ.

Мин сезнең белән канәгатьмен. Киләчәктә  сез туган ягыбызның   чын патриотлары һәм  лаеклы  гражданнары булырсыз  дип ышанам.(Бәяләр куела.)

Тема:

Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре.

 

Максат:

Аерымланган аныклагычларны танып белү, сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру; аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре куюны камилләштерү, туган телгә, туган якка, халкыбыз мирасына сак караш, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Клубның президенты.

Хөрмәтле лингвистик клуб әгъзалары! Менә без бүген тагын үзебезнең чираттагы утырышына җыелдык. Аны ачык дип белдерергә рөхсәт итегез.

(Клубның символик музыкасы яңгырый).

Клубның символик музыкасы яңгырады, ул, белгәнебезчә, Г. Тукайның “Туган тел” җырыннан.

Көн тәртибендә түбәндәгеләр тора:

  1. Аныклагычларның нинди җөмлә кисәге икәнен искә төшерү.

  2. Аныклагычлар һәм  аныкланмышлар янында нинди тыныш билгеләре куелуны карау.

  3. Аныклагычларның сөйләмдәге роле, әһәмияте.

  4. Йомгак ясау.

Көн тәртибе белән килешәсезме? Өстәмәләр юкмы? Кемнәр килешә, кулларнын күтәрәләр. Каршылар юк. Көн тәртибе бер тавыштан кабул ителде.

Хәзер утырышны алып бару өчен сүзне Сания Кашфулловнага бирәбез.

Сания Кашфулловна. Миңа сүз биргәнегез өчен рәхмәт, Р.Р.

Хәерле көн, хөрмәтле лингвистлар! Лингвистик клубта кабат очрашуыбызга мин бик шат.

Искә төшереп китик әле: нәрсә ул лингвистика? Кем ул лингвист? (Лингвист – тел белеме белгече, тел галиме, телче. Лингвистика – тел турындагы фән, тел белеме, тел гыйлеме).

Утырышыбызның максаты: узган дәресләрдә өйрәнгән аерымланган аныклагычлар янында нинди тыныш билгеләре куелуын ачыклау һәм телебездә кулланышын тикшерү.

Бүгенге утырышыбыз бераз гына үзенчәлеклкрәк булыр. Чөнки безнең клубка хатлар килде. Аларның беренчесе Уфа “Китап” нәшрияты хезмәткәрләреннән. Алар бездән ярдәм сорыйлар. Тыңлагыз әле.

“Хөрмәте Каран гомүм белем бирү мәктәбендә эшләп килүче лингвистик клуб әгъзалары! Сезгә “Китап” нәшрияты хезмәткәрләре хат яза.

Без “Хәзинә” дигән гомүми исем астында  әдәби мирасыбызны нәшер итәргә уйлыйбыз. Беренче томыбызга гаиләгә социаль ярдәм елы турында материал туплап бастырырга ниятлибез. Үзегезнең клубта гаилә турында булган җөмләләрне аныклагычларны өйрәнгәндә тикшереп, безгә ярдәм итсәгез иде.

Без сезгә кайбер биремнәрне үзебез тәкъдим итәбез. Сездән дә кызыклы язмалар көтеп калабыз.

Хөрмәт белән “Китап” нәшрияты хезмәткәрләре”.

Беренче көн тәртибе буенча без аныклагычларның нәрсә икәнен искә төшерергә тиешбез.

Гаилә елы эмблемасы. Яшь бала елаган тавыш.

 

Сез әниләрегезне елап уяткан

Алар сезне җырлап юаткан,

Төннәр буе сезне тибрәткән

Тибрәтә торгач, алсу таң аткан.

 

Быелгы – 2008 нче ел – җөмһүрәтиябездә Гаилә елы дип игълан тиелде. (Җөмлә тактага языла).

Менә биредә сез аның эмблемасын күрәсез. Ни өчен бу елга шундый эмблема куелды икән?

Әйе, укучылар, без гаилә сүзен әйткәч үзебезнең иң якын, иң кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне, безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдыбызга китерәбез.

Туктагыз әле, мин икенче хатны укырга онытып торам икән. Бу хатны аныклагычлар үзләре яза.

Исәнмесез хөрмәтле дуслар!

Без, аныклагычлар, үзебез турында үзебез сөйләп китмәкче идек. Сезнең 7 нче сыйныф укучыларының, аныклагычны өйрәнгәнче белдек тә сездән үзебез турында сөйләвегезне үтенәбез.

- Укучылар, без аныклагычлар турында нәрсәләр беләбез? Нәрсә ул аныклагыч? Алар кайчан аерымлана? Мин хатны тагын бер тапкыр укыйм, анда аныклагычлар бармы икән, тыңлап карыйк әле.

Хөрмәтле балалар, сөйләвегез өчен рәхмәт. Сүз составында аныклагыч булган җөмләләр яратасыз икән. Дәфтәргә язып безне тикшерегез, ни өчен (,) (:) (-) ( ) ләр куелуын аңлатыгыз.

Безнең укытучыларыбыз – безнең икенче әниләребез, ә мәктәбебез – икенче гаиләбез. Бу җөмләдә ни өчен сызык куелган?

Кадерле дуслар!

Сез җөмләләр уйлаганда без күбебез 208 күнегүдә адаштык. Зинһар, безне кирәк урыннарга куеп күчереп языгыз. (телдән эшләргә дә мөмкин). Аныклагычларның нинди җөмлә кисәге булуына игътибар итик, соңыннан нәтиҗә ясарбыз. Сөйләмдә нинди роль уйнавын да күзәтик.

Хәзер 3 минут ял итәбез. (ком сәгате).

Аныклагычлардан – хәрефләрдән сүз җыябыз.

3 укучы тактада.

Хөрмәтле укучылар!

Ярдәмегез өчен рәхмәт. Хәзер качышлы уйныйбыз. Сез безне эзләгез һәм табып язып куегыз.

207. (аерымланган аныклагычларны табып язарга).

- аерымланган аныклагычлар янында нинди тыныш билгеләре куела һәм ни өчен икәнен аңлатыйк. Аларның сөйләмдәге ролен һәм әһәмиятен билгелик.

Укучыларның рәсеме. Алар турында җөмләләр.

Рәхмәт балалар.

Безгә хат язар өчен  адрес бирәбез.

Көндәлекләрне алып язып куегыз.

Өйдә. Минем гаилә дигән матур итеп инша языгыз. Гаиләгезне яратканыгызны беләбез. Чөнки гаилә ул бик олы сүз. Әти - әни, әби – бабай гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Абый – апаларыбыз сезне кайгырталар, эне – сеңелләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Гаиләдә кешеләр бер – берсен кайгыртып яшәргә, бер – берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Һәр әти - әни дә баласын үстергәндә, минем балам игелекле, инсафлы, шәфкатьле булыр, үскәч таянычыбыз булыр дип өмет итә. Алар көне – төне сезнең турыда уйлыйлар, сезне тәрбиялиләр. Эштән ничек арып кайтсалар да, сезнең белән сөйләшергә, сезне ашатырга, эчертергә көч табалар.

Шуның өчен без нинди булырга тиеш.

Мөмкин булса, сөйләмегездә аныклагычлар да булсын.

2009 (Сыер елында) теләгебезне сыер аша җиткерик.

- укучыларның фикерләре тыңланыла.

Дәресебез ахырына якынлаша. Карарны уку өчен сүзне клубның президенты Самигуллин Валерага бирәбез.

Күрүебезчә, дәрес барышында көн тәртибенә куелган проблемалар чишелде, аныклагычлар турында сөйләшеп, күнегүләр эшләп түбәндәге карарны чыгарабыз:

I. Өтер куела.

  1. Аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр алдыннан. (Безнең мәктәп, бигрәк тә  7 нче сыйныф, чаңгы ярышларында беренчелекне алды).

  2. Зат алмашлыклары һәм рәвешләр белән белдерелгән кисәкләр  аныкланып килсәләр: (Миңа, егет кешегә, бу эш бик җиңел бирелә).

  3. Вакыт һәм урынны белдереп килгән сүзләр аныкланганда (Былтыр, миңа 10 яшь чагында, без гаиләбез белән Соль Илецкида ял иттек).

    1. II.            Сызык куела.

Аныклагыч та, аныкланмыш та исемнәр яисә исемләшкән сүзләр белән белдерелеп, берүк формада ярашып килгәндә. (Минем әти – гаилә башлыгы барыбызның да сүзенә колак сала, ләкин үзенчә эшли).

        Ш.     Ике нокта куела.

                 Аныклагыч фигыль белән белдерелгәндә:

                 (Әнием минем уңышлар өчен сөенә: аркамнан сөя).

IY. Җәяләр куела.

Аныклагыч үзеннән алда килгән аныкламышка искәрмә рәвешендә бирелгәндә. “Әнкәмнең догалары” (Роберт Миңнуллин шигырьләре) нәкъ минем әниемә арнап (багышлап) язылган.

Шушы кагыйдәләрне без язма эшләр эшләгәндә хәтеребездә тотарбыз һәм тиешле тыныш билгеләре куярбыз.

Кем дә кем карарны кабул итәбез ди, кулын күтәрә. Каршылар? Юк.

Карар бертавыштан кабул ителде.

Укытучы.

Контроль эштә чыгарган карарларыгызны истә тотып, дөрес урынлы итеп кулланырсыз дип уйлыйм.

Хәзер бүген дәрестә катнашып алган билгеләрне тыңлыйбыз, көндәлекләргә төшерегез. Көндәлекләргә өй эше дә язып куегыз. Иҗади эш. Ирекле жанр.

Темасы:

Гаиләм учагы – асылташ.

 

Ким Ямашев “Көтү сукмаклары” хикәясенең художество үзенчәлекләре

          Максат. Райондаш язучыларның иҗаты һәм биографиясе белән танышуны дәвам итү, укучыларның сәнгатьле сөйләвен һәм укуын камилләштерү, туган  якның изге туфрагына, гүзәл  табигатенә, милли традицияләргә ихтирам уяту, кешелеклелек сыйфатлары  тәрбияләү.

          Кулланма материал. Якташ язучыларның портретлары һәм аларның китаплары күргәзмәсе, Башкортостан картасы, районның  пейзажы сурәтләнгән фотолар, әдәбият белеме сүзлеге.

          Әдәбият.Әхмәтянов К.Әдәбият теорияһы-Өфө:Китап, 2004,-43б., “Тулпар”№2 1911  57нче бит)

          Кереш әңгәмә. Якташ язучылардан кемнәрне беләсез? Алар районыбызның кайсы авылларыннан чыкканнар (картадан күрсәтергә)? Сезгә аларның нинди әсәрләре таныш?

          Альберт Яхин Иске Бүздәк “Җиләк тәме”китабы

          Айдар Зәкиев Каран “Кешеләр илендә”китабы

          Гали Гатауллин Таулар “Актауга кайтам әле”, “Җиде ят яр”

          Фәрит Габдраһим Арслан шагыйрь

          ФакиһәТугызбаева Канлы Төркәй шагыйрә

          Хәким Гыйләжев Канлы Төркәй “Погонсыз солдатлар”

          Асия Чанышева Күзәй шагыйрә

          Фәния Чанышева Күзәй шагыйрә

          Ким Ямалиев  Күзәй (алдан әзерләнеп килгән укучы “Тулпар”№2 1911  57нче бит буенча язучыны\ биографиясе белән таныштыра)

          Районыбызга күрше булган районнарны санап чыгарга.

          Дәрес лекция. Якташ язучыбыз Ким Ямалиевның “Көтү сукмаклары”хикәясе әдәби (художстволы) телнең һәм образларның тормышчанлыгы, проблемаларның актуальлеге белән әһәмиятле әсәр.  

          Аның хикәя жанрына каравы үзе үк ниндидер сюжетка,  хәл –вакыйгаларга ишаралый. Композиция әдәби әсәрнең формасын билгели. Хикәядә хәл- вакыйгалар ике хикәяләүче тарафыннан күз алдына бастырыла. Берсе автор Ким Ямалиев – фронт СССР чиген үткәч, ил хөкүмәте Украинаны аякка бастыру өчен күзәйлеләргә 25 сыер җибәрергә боерык чыгаруы, халыкның шул боерыкны ничек үтәргә җыенуын бәян итә; икенчесе – сыерлар илтеп, авылга биш ай дигәндә кайтып кергән Әмирхан юлда барганда күргән үзенең михнәтле язмышын сөйли.

          Хикәя структурасында сюжеттан тыш күренешләр – пейзаж, эчке һәм тышкы монологлар, психологик портретлар хәл-вакыйгалар белән тыгыз үрелә.(Укучылар табып укыйлар)

          “Язучы тарафыннан сайланган һәм  билгеле бер иҗтимагый күзлектән чыгып бәяләнгән тормыш күренешләр җыелмасы тема дип атала” Кем әйтә хикәядә нинди тема? (Укучылар  җавабы)

          -Сугыш чорында тыл.
          -Сугыш вакытында авыл кешеләре тормышы.                                            -Туган ил өчен югарыдан килгән боерыкны үтәргә һәрчак әзер тору, һ.б.

          Хикәядә кеше язмышы һәм аны чоргап алган мохит арасында янәшәлек барлыкка килә, яхшылык һәм явызлык төшенчәләре кайда күренә?

          -Авылдашларының озата барулары.

          -Бер сыерны кире алып кайтулары.

          -Чит авылдагы мал врачының ярдәме.

          -Милиционерның сыерны бүре ашавы  турында белешмә бирүе.

          -Жуликлар очравы.

          -Чегәннәрнең сыерларны урларга тырышуы.

          -Кешеләрнең үзләренә дә булмаган азыкны әйбергә алмашулары.

          -Вәлине больницага унаштыру.

          -Вәлигә колхоз хисабыннан протез, култык таяклары ясату, аны эшкә урнаштыру, һ.б.

          Әдәби әсәрдә күтәрелгән, хәл ителергә тиешле мәсьләләрне әсәрнең проблематикасы дип атыйлар. Бурыч һәм кеше темасы хикәядә бөтен көчне авырлыкларны җиңүгә куйган максатка ирешүгә вакыйгалар дөньяви тормышчан философик проблемага корылган диалоглар белән үрелеп бара.(Укучылар рольләргә бүленеп үзләренә ошаган диалогларны укыйлар)

          Хикәядә төп герой – Әмирхан.

          -Әмирханны тулысынча ачу өчен автор тагы н нинди образлар тудыра? Ничек уйлыйсыз, ул аларны каян алган? Рәис(председатель), рус теле укытучысы Маһира апа хикәядә нинди роль уйныйлар?

          Гариф абзый телгә алган географик атамаларны картадан күрсәтегез. Сезгә анда барырга туры килсә, нинди маршрут сайлар идегез? Ни өчен Вәлине дә төп геройга кертмисез? Ул да Әмирхан белән бергә булган бит. Бу образлар турында нинди нәтиҗә ясыйбыз?(Фикерләр тыңланыла һәм нәтиҗә ясала.)

          Алар тормышның һәр минутын кадерләргә,  яхшылык эшләргә, кемнең кем икәнлеген белеп ярдәм итәргә чакыра. Ихлас, ярдәмчел, эчкерсез булуы аркасында, начар уйлы адәмнәр тарафыннан котылыр өчен, хәйләли белергә кирәклеген дә күрергә була. Хәйләсез дөнья файдасыз икәнен М.Кәримнең “Үлмәсбай” поэмасыннан берничәсен искә төшереп китик.

          Ким Ямалиев хикәяне “Көтү сукмаклары” дип атый.  Хикәя нинди бүлекләргә бүленгән?  Алар нәрсә турнда?

1.Озын юлга әзерләнү. (Рус телен белү кирәк.  Бер-береңә хөрмәт белән карау.Ачлык кебек афәт тә кешеләр арасында кешелеклелек сыйфатларын сүндерә алмый) Кешелеклелек кайда күренә?

2.Озата бардык.(Дуслык.Чын дуслар шундый була.)Кешелеклелек кайда күренә?

          3.Әмирхан белән Вәлинең күргәннәре.(Эч сереңне бүлешер  дусларың булсын).Бу бүлектә кешелеклелек бармы?

          4.Кәсәләрдә.(Авылдашлар белән эчкерсез әңгәмә.Сугыш чоры авылының яшәеш-көнкүреше. Кабат шундый эш башкарырга туры килсә- һичшиксез башкарачаклар). Кешелеклелек кайда күренә?

          5.Вәлине алып кайту. (Рус телен белү кирәклеге)Кешелеклелек кайда күренә? Нәрсә ул кешелеклелек ? Ни өчен кешелеклелек турындагы әсәргә

шундый  исем бирде икән язучы? Көтү, бигрәк тә сыерлар, сукмактан гына йөрми бит. Нәрсә ул сукмак ? (Укучылар фикер алыша һәм нәтиҗә ясый)

          Шушы нигездә хикәянең тагы бер мөһим Продолжение »

© sharipova55

Создать бесплатный сайт с uCoz